Әлеге чара “Бәлешфест” фестивале кысаларында үтәчәк.
Башкортстан татарлары милли ризыклар пешерергә өйрәтә. Бу хакта Бөтенденья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте”, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты һәм республика районнары “Бәлешфест” Милли ашханә фестивале үткәрәчәк. Фестиваль 19 майда Халыклар дуслыгы йортының филиалында – Бүздәк районының “Татар тарихи-мәдәни үзәге”ндә үтәчәк.
Чараның максаты – Башкортстанда милли ашханәне үстерү һәм тергезү, милли ризык әзерләү традицияләрен, татар һәм башкорт халыкларының милли азыгы – бәлешне табынга бирү осталыгын саклау һәм ныгыту пропагандалау.
Фестиваль кысаларында милли ризыкларның презентацияләре, дегустацияләре һәм һәр халык ашханәсе буенча тематик өстәлләр оештырылачак.
Фото: tatar-congress.org


Нет комментариев