Көтүнең кая баруы билгеле түгел.
Кыр аша кар ерып барган дөя көтүен Башкортстанның Иглин районында видеога төшерәләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Беренче хайван мини-тракторга тагылган. Техника дөяләргә юлны чистарткан.
Ә колонна соңында ат өстендә ир-ат бара. Көтүнең кая баруы билгеле түгел, тик Башкортстан дәүләт теле-радио компаниясе мобиль репортеры билгеләп үткәнчә, бу бик сирәк күренеш.
Фото: скриншот


Нет комментариев