Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында кагыйдә бозулар саны 5 тапкыр кимегән

Быел БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында кагыйдә бозулар саны, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 5 тапкырга кимегән. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза "РИА-Новости" агентлыгы. Аның сүзләренә караганда, быел кесә телефоныннан файдаланган өчен 12, шпаргалкаларга күз салган өчен...

Быел БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында кагыйдә бозулар саны, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 5 тапкырга кимегән. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза "РИА-Новости" агентлыгы.

Аның сүзләренә караганда, быел кесә телефоныннан файдаланган өчен 12, шпаргалкаларга күз салган өчен 4 имтихан эше саналмаган. "Былтыр БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында 900 кеше имтихан тапшырган. Быел исә сынауларны 9 меңгә якын укучы узуын исәпкә алсак, бу кагыйдә бозулар санының 5 тапкырга кимүе турында сөйли", - дигән Кравцов. Аның сүзләренчә, былтыр кертелгән имтихан барышын контрольда тоту буенча чаралар (видеокүзәтү һәм аудиториягә кергәндә металлэзләгеч аша узу) үз нәтиҗәләрен биргән: хәзер БДИ тапшыручылар имтихан уздыру кагыйдәләрен бозмаска тырыша. "Быел укучылар сынауларга җаваплы карый һәм шпаргалка, кесә телефоннарына түгел, ә үзләренең белемнәренә генә ышана", - дип билгеләп узган Кравцов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X