Белгечләр 2017 елның иң җиңел парольләр рейтингын төзегән
Яңалыклар

Белгечләр 2017 елның иң җиңел парольләр рейтингын төзегән

Галимнәр хакерлар «җимергән» 5 миллионга якын парольгә анализ ясаган.

SplashData аналитика компаниясе белгечләре 2017 елның иң җиңел парольләр рейтингын төзегән. Бу хакта CSO порталына сылтама ясап РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Галимнәр хакерлар «җимергән» 5 миллионга якын парольгә анализ ясаган. Нәтиҗәдә, инде дүртенче ел рәттән исемлектә «123456» комбинациясе беренче урынны били. Рейтингның икенче баскычында - password («пароль») сүзе, өченчедә - «12345678» варианты.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, быел интернет кулланучылар арасында, санлы парольләр һәм исемнәрдән тыш, «Йолдызлар сугышы» фильмына бәйле сүзләр дә популяр булган.

Белгечләр әлеге исемлеккә кергән парольләрнең вариантларын кулланырга киңәш итми.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев