Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бер команда бул!”

10 ноябрьдән "Бер команда бул!" дип исемләнгән республикакүләм конкурска старт бирелде.

Әлеге конкурсның максатлары булып: белем бирү учрежденияләрендә үзидарәләрне үстерү, укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләү, иң яхшы балалар оешмаларын билгеләү тора.

Әлеге конкурс үткәрелү максатыннан "Костер" балалар сәламәтләндерү үзәгендә 2-4 декабрь көннәрендә семинар булып узды. Семинарда Килдебәк урта мәктәбе активисты Ганиева Ләйсирә, Сәләтле балалар мәктәп интернаты оештыручы-педагогы Гиззатуллина Гөлинә Назимовна һәм Балалар иҗат үзәгенең балалар оешмаларын үстерү буенча бүлек мөдире Хазиев Илнар Ильдаровичлар катнашты.

Конкурста Саба районыннан барлыгы 6 мәктәп республика турына үттеләр: Килдебәк урта мәктәбе, Эзмә урта мәктәбе, Саба гимназиясе, Сәләтле балалар мәктәп интернаты, Лесхоз урта мәктәбе һәм Сабабаш төп мәктәпләре. Барлык конкурсантларга зур уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев