Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Бөтендөнья хиҗаб көне

Бу көн - хиҗабның Аллаһы Тәгалә тарафыннан гүзәл затларга бирелгән әмере һәм шул ук вакытта зур бүләге булуын әйтү өчен тагын бер сәбәп.

"Нәрсә ул хиҗаб? Ул чәчне каплар өчен яулык кына түгел, ә хатын-кызны чит-ятларның тәртипсез күзләреннән һәм ниятләреннән саклый торган пәрдә дә. Хиҗаб – ул мөслимәнең тормыш рәвеше, тыйнаклыгы, пакьлеге, абруе, матурлыгы. Ул – аның таҗы!».
(Камил Сәмигуллин)

Яулык япкан кызлар - үзгә матур,
Тыйнак матурлык бар аларда.
Шуңар кирәк, алар үткән чакта
«Сөбханаллаһ» диеп карарга.

Нурлы йөзләренә нур өстәлгән,
Илаһи зат, гүзәл хатын-кыз.
Шундый серле матурлыкка ия
Булыр иделәрме яулыксыз?

Яулыклы кызларга дорфа сүз дә
Әйтеп булмыйдыр ул, булмыйдыр.
Яулык япкан кызны, Аллаһының
Сөеклесе диеп уйлыйдыр.

Нурлы күзен кыйблага текәп
Дога укыганда, намазда,
Яулыклы кыз фәрештәдәй булып
Тоелып китә миңа беразга...                                    (Зөләйһа Мингаҗева шигыре)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев