Бүген комсомол туган көн!
Ел саен 29 октябрьдә ил тарихында иң зур яшьләр оешмасы – комсомолның туган көне билгеләп үтелә. ВЛКСМ Советлар Союзы белән бергә яшәүдән туктаса да, күп кенә россиялеләр өчен аның турындагы истәлекләр тормышның мөһим өлеше булып кала.
Районыбызның өлкән буын кешеләре шушы гражданлык һәм патриотизм мәктәбен узган кешеләр. Бай тарихлы комсомолда аяусыз Бөек Ватан сугышында илгә Җиңү алып килүчеләр, аннан соңгы чорда җимерелгән шәһәрләрне торгызучылар, илне күтәрүчеләр, галәмне яулаучылар тәрбияләнде. Яшьләр берлегенең үсеп килүче буынны Ватанына лаеклы шәхесләр итеп әзерләүдәге роле бәяләп бетергесез. Саба комсомол оешмасы елъязмасына да горурланырлык тарихи сәхифәләр теркәлгән. Узган гасырның 50нче-80нче елларында районыбыз яшьләре йөрәк кушуы буенча чирәм җирләрне күтәрүдә, Себер җирләрен үзләштерүдә, «КамАЗ» автогиганты, Чаллы шәһәре, Байкал-Амур тимер юлы магистрале, Уренгой-Помары-Ужгород газүткәргече һәм башка бик күп мөһим объектларны торгызуда катнаштылар һәм күпләр удар төзелешләрдә барлыкка килгән калаларны үзләренең гомерлек яшәү урыны итеп сайлады. Райондашларыбыз комсомол-яшьләр фермаларында һәм звеноларында хезмәт куйган елларын да сагынып искә ала. Өлкәннәрнең гаилә архивында комсомол билетлары, күкрәк билгеләре, грамоталар, мактау кәгазьләре әле дә кадерле ядкарь итеп саклана. Идеологик мәгънәсе югалса да, ВЛКСМ туган көн яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең, гомумән, безнең барыбызның да хәтерен яңарткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Хәзерге яшьләр оешмаларында, волонтерлар отрядларында комсомолның яхшы традицияләре дәвам иттерелә, буыннар бәйләнеше саклана, эштә, тормышта үрнәк итеп алырлык идеаллар-тәҗрибә яши. Районыбызда яшьләр сәясәте өлкәсе алдынгы урында һәм комсомолның күркәм традицияләре дәвам иттереләчәк. Бәйрәм белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев