Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстаннан Хаҗга 1800 кеше барыр дип көтелә

Диния нәзарәте ниятләгән 1800 урынның 70 процентын инде үзләштергән.

 

Быел Татарстан Диния нәзарәте Хаҗ сәфәренә 1800 квота үзләштерүне планлаштыра. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Быел хаҗга квоталар төбәкләрнең ихтыяҗларыннан чыгып бүлеп бирелә, Россия өчен квоталарның гомуми саны  пандемиягә кадәрге күләмгә җитте – 25 000 урын. Моннан тыш, хаҗиләр өчен дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып кертелгән яшь белән бәйле барлык чикләүләр бетерелде, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

«Татарстан пандемиягә кадәр 1800 кеше җибәргән иде, шушы ук санны тутырырга ниятлибез», – дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте «Татар-информ»га. Бүгенгә планлаштырылган 1800 урынның 70 проценты үзләштерелгән.

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы 2023 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итә. Мәккә һәм Мәдинәнең изге урыннарында гыйбадәтләр сезоны якынча 8 июньнән алып 20 июльгә кадәр кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте матбугат хезмәте.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/byel-tatarstannan-xaga-1800-kese-baryr-dip-kotela-5870207

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев