Чаллыда яшәүче бер ханым, улын коткарам дип, 100 мең сум акчасыннан колак каккан
Чаллыда яшәүче пенсионер хатын-кыз, улын бәладән коткарам дип, 100 мең акчасыннан коры калган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 66 нчы микрорайонда яшәүче бер ханымга ялган тәртип сакчыларыннан улын бүләк бәрабәренә коткару турында телефоннан хәбәр килеп ирешкән. Алар пенсионерга улының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен...
Чаллыда яшәүче пенсионер хатын-кыз, улын бәладән коткарам дип, 100 мең акчасыннан коры калган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
66 нчы микрорайонда яшәүче бер ханымга ялган тәртип сакчыларыннан улын бүләк бәрабәренә коткару турында телефоннан хәбәр килеп ирешкән. Алар пенсионерга улының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен әйткәннәр.
Пенсионер хатын-кыз башта улының чынлап та һәлакәткә дучар булганмы-юкмы икәнлеген беләсе килгән. Әмма улына турыдан-туры шалтыратмаган, бары тик аның гаиләсеннән хәлләрен сораган. Төгәл җавап алмагач, улы беркемне дә борчымаска уйлагандыр дип, счеттан акча алырга ашыккан. Нәтиҗәдә, пенсионер шалтыратучыларга 100 мең сум акча күчергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев