Чемпионат 3 миллиард сумга төшә
Яңалыклар

Чемпионат 3 миллиард сумга төшә

Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнүнең бюджеты 3 млрд. сумнан артмаган. Бу хакта "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров җиткерде. - Без 3 млрд. сумга сыештык, - дигән Азат Кадыйров. - Башта 3-3,5 млрд. сум турында сүз барган иде. Дөнья чемпионатына әзерлек барышында үзебездә җитештерелгән җиһазлар,...

Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнүнең бюджеты 3 млрд. сумнан артмаган. Бу хакта "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров җиткерде.

- Без 3 млрд. сумга сыештык, - дигән Азат Кадыйров. - Башта 3-3,5 млрд. сум турында сүз барган иде. Дөнья чемпионатына әзерлек барышында үзебездә җитештерелгән җиһазлар, төзелеш материалы, транспорт һәм азык-төлеккә мөмкин кадәр күбрәк өстенлек бирдек.

Интертат.ру


Нет комментариев