Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионнар лигасы җиңүчеләре - "Зенит" волейболчылары Казанга кайтты

Кичә иртән "Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы" узган Берлиннан әйләнеп кайтты. Искәртеп узабыз: кичә алар финалда Польшаның "Ресовия" командасын отып, Чемпионнар лигасында җиңү яулады. Бу - Казан клубының әлеге турнирда өченче тапкыр җиңүе. Аларны җиңү белән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котлады. "Без команданың...

Кичә иртән "Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы" узган Берлиннан әйләнеп кайтты.

Искәртеп узабыз: кичә алар финалда Польшаның "Ресовия" командасын отып, Чемпионнар лигасында җиңү яулады. Бу - Казан клубының әлеге турнирда өченче тапкыр җиңүе.

Аларны җиңү белән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котлады. "Без команданың Казанга җиңү белән әйләнеп кайтачагына ышандык. "Зенит" командасы тагын бер мәртәбә Европада иң яхшысы булуын раслады", - дип билгеләп үтте ул.

Казан клубының баш тренеры Владимир Алекно команданы каршы алырга килүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.

"Казан" халыкара аэропорты терминалларының берсенең сәхнәсендә узган команданы хөрмәтләүдән соң, волейболчылар узган турнирдан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы"нда иң яхшы либеро дип табылган Теодор Салпаров бу турнирда җиңүнең хыялы булганын таныды. "Мин бик канәгать һәм бәхетле, дөньяның иң көчле клубында Чемпионнар лигасында җиңү тәмен татыдым. Мин моны күптәннән көттем һәм Владимир Романовичның бу сезонда мине "Зенит"ка чакыруына бик шатмын һәм мин аның ышанычын акладым. Бездә бик яхшы команда, уенчылар сайланышы буенча "Зенит" - Европа һәм дөньяда иң яхшы команда. Аның максаты - барлык титулларны яулау һәм без аны тормышка ашырачакбыз".

Берлинда уздырган ике матч турында сөйләгәндә, Казан клубы спортчысы ярымфиналда уенның кызыклы һәм авыр булуын әйтте. "Берлин" көрәште, ул команда турнирның бронза медальләрен алды. Бу турнир хуҗаларының "Дүртлек финалы"на югары дәрәҗәдә әзерләнүе хакында сөйли", - дип билгеләп үтте Салпаров. "Мин "Зенит"ның Чемпионнар лигасында җиңүенә шатмын. Команда дөнья клуб чемпионатын да отар дип өметләнәм", - дип өстәде либеро.

"Зенит"ның тагын бер уенчысы Максим Михайлов шулай ук ярымфинал матчының психологик яктан катлаулырак булуын билгеләп үтте. "Трибуналар "Берлин" командасы яклы иде. Башта бөтен командалардан артта булган командага җайлашу да авыр булды. Финал күпкә булмаса да, җиңелрәк үтте", - диде Михайлов.

"Чемпионнар лигасында җиңүебезгә шатмын. Казанга иртәнге сәгать дүрттә кайтып җитү дә авыр булды, әле ял итеп өлгермәдек. Шуңа да сөенеч, мөгаен, тулы түгелдер, - дип билгеләп үтте ул. - Бернинди спортчы да үз уеныннан канәгать булырга тиеш түгел, чөнки һәрвакыт омтылыр нәрсә бар. Команда уенынннан канәгатьмен, чөнки бурычны үтәдек - җиңдек".

4 апрель көнне "Зенит" волейболчылары Мәскәү "Динамо"сына каршы өченче ярымфинал матч үткәрәчәк. Әйтергә кирәк, Казанда узган алдагы ике матчта Владимир Алекно шәкертләре җиңү яулаган иде.

"Россия чемпионаты - ул шулай ук Чемпионнар лигасы, анда да командалар начар тупланмаган. Серияләр озын көтелә, шуңа да көрәш тә авыр һәм кызыклы булачак", - дип саный Максим Михайлов.

"Зенит"ның баш тренеры Влдаимир Алекно, үз чиратында, "Динамо" белән ярымфинал сериясе тәмамланганнан соң, уенчыларга ял итү мөмкинлеген бирергә вәгъдә иткәнен әйтте. "Мин Россия Кубогын да, Чемпионнар лигасын да, Россия чемпионатын да оттым, ә бөтенебез бергә - юк. Шуңа да тырышачакбыз, - дип өстәде ул.

«Татар-информ», Алсу Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев