Чулман елгасы буенда җинаять кылынган
Алабугада өч ир-ат Чулман яры буенда бер хатын-кызны көчләгән.
Зыян күргән хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, әлеге факт уңаеннан, җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү мәгълүматларыннан аңлашылганча, җинаять 18 майда кылынган. Әлеге төркем яр буенда кәеф-сафа корып утырган. Шуннан ир-атлар 30 яшьлек хатын-кызны көчләгән, диелә җирле матбугат чараларында.
Хокук сакчылары аларны тоткарлаган инде. Җинаять кылуда шикләнелүче адәмнәр - ике бертуган һәм аларның дусты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев