Диния Нәзарәте «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашырга чакыра. Җиңүчегә- хаҗга юллама!
Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә.
Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар чакырыла. Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек биналарга керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр.
Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен истәлекле бүләкләр көтә.
Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш.
Иң яхшы тышкы бизәлеш түбәндәге күрсәткечләр буенча сайлап алыначак:
- Ислам һәм Рамазан ае символикасын куллану;
- гадәти булмау һәм яңалык өстәү;
- масштаблык;
- эстетик күркәмлек;
- бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү;
- ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану.
Бәйгенең барышы һәм нәтиҗәләре белән ДУМ РТ сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев