Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Медведев: Татарстанда кешеләргә яшәргә уңайлы булсын өчен барысы да эшләнә

Россия Премьер-министры кичә Рөстәм Миңнехановка туган көне белән котлау телеграммасы җибәргән.

Татарстан — сәнәгать җитештерү өлкәсе үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидер. Биредә инвесторлар һәм республикада яшәүче гади кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырыла. Бу турыда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә юллаган котлау телеграммасында язган.

«Сез - нәтиҗәле һәм максатчан, белемле, тәҗрибәле, үзегез тирәсендә тарафдарлар командасын туплый ала торган җитәкче. Сезнең профессиональлегегез һәм энергиягез күп еллар дәвамында  Татарстанны үстерергә ярдәм итә», — дип язган Дмитрий Медведев.

Россия Премьер-министры республика сәнәгать җитештерү өлкәсе үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидер булуын да искәрткән.

«Биредә инвесторлар өчен уңайлы шартлар тудырыла, махсус икътисади зоналар, социаль-икътисади үсеш территорияләре уңышлы эшли, югары технологияле комплекс, заманча завод, мәктәп һәм балалар бакчасы, хастаханә, поликлиника һәм спорт үзәкләре төзелә», — дип язган Россия Премьер-министры.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев