Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

«Ел хатын-кызы-2025” кем булыр?

2025 елның 20 октябреннән Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы старт алды

  Конкурсның инициаторы - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе белән берлектә уздырыла. Конкурсның төп максаты-республиканың социаль-икътисадый үсешенә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга, мәдәнияткә һәм рухияткә ярдәм итүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны алга этәрү.

Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгелиләр: “Хатын – кыз – ана”, “Хатын- кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галим” , “Минем язмышым-минем һөнәрем”, “Хатын – кыз-лидер”, “Хатын-кыз-бизнес-леди”, “Өченче яшь героинясы”, “Хатын-кыз-ел үрнәге”. Шулай ук конкурста төбәкнең социаль иминлеген үстерүгә, гаиләгә, балаларга ярдәм итүгә, хезмәт коллективларында уңай шартлар тудыруга керткән өлешләре өчен хатын- кызлар иҗтимагый оешмалары тарафыннан танылу алган ир-атлар өчен «Ир-ат лидер» һәм «Ир-ат - игелекле йөрәк» номинацияләре дә каралган.

Конкурсны уздыру этаплары:

Муниципаль тур: 2025 елның 20 октябре – 30 ноябре;

Зона туры: 2025 елның 1 декабре – 2026 елның 10 феврале.

Традиция буенча конкурсның финалы Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда узачак.

Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга, үзең турында видеоролик-презентация ясарга һәм аны «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасының катнашучы яши торган муниципаль берәмлектәге бүлекчәсенең электрон почтасына (palma-3@mail.ru) җибәрергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев