Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Этең – исәптә, инде мәчеңне теркә. Мал-туарны электрон исәпкә алу кемгә кирәк?

Электрон чиплар ярдәмендә йорт хайваннары, хуҗалыклардагы терлек-туар, кош-корт, күп төрле башка тереклек ияләрен, шул исәптән бал корт­ларының исәбен булдыру турында фикерләр соңгы вакытларда һаман саен ешрак кабатлана. Өстәгеләр моны терлек-туар арасында төрле куркыныч авырулардан саклану чаралары белән аңлатырга омтылса, әлеге гамәлнең өс­тәмә салым базасы булдыру зарурлыгына бәйләү­челәр дә аз түгел. Һәрхәлдә, максат куелган һәм аны тормышка ашыру бары тик вакыт эше дип аңларга кирәк.

Йорт хайваннарын исәп­кә алу беркем өчен дә яңалык түгел анысы. Бу хакта элегрәк кабул ителгән кайбер кануннарда да әйтелә килде. Аерым алганда, “Ветеринария турында”гы законда йорт тер­лекләренең исә­бен булдыру зарурлыгы турында әй­телә. Узган елның 27 де­каб­рендә кабул ителгән “Хайваннарны тәрбияләүгә җа­ваплы караш турында”гы законның башлангыч вариантында йорт хайваннарын электрон чип ярдәмендә исәп­кә алу турында пункт бар иде. Дөрес, РФ Дәүләт ­Думасында 8 ел буена дәвам иткән кызу бәхәсләрдән соң, халык фикеренә колак салып, хайваннарны электрон чип­лар ярдәмендә исәпкә алу мәҗбүри түгел, дигән карарга килделәр. Нәтиҗәдә ка­бул ителгән законда бу пункт бө­тенләй төшеп калды.


Әмма бу әле шуның белән шул дигән сүз түгел бугай. Ил буенча әледән-әле “кабынып” алган төрле афәт, мең­ләгән мал-туар, кош-кортның башына җиткән төрле авырулар электрон исәпкә алуның мөһимлеген раслый. Ни өчен дигәндә, куркыныч чир күп очракта авыру терлек яисә зарарланган продукция аша тарала. Тиешле мәгълүмат булмаганда, аның кайсы ил­дән, кай­чан керүенең очына чыгу кыен. Тиз арада тиешле чара күрмәгәндә, эпи­демия­нең таралып китүен көтәргә генә кала.


Дөрес, соңгы вакытларда көннән-көн киңрәк колач белән җәелүче “Меркурий” системасы зарарланган про­дукциянең каян килүен тиз арада ачыкларга ярдәм итә итүен. “РегАгро” системасы куллану да ил буенча 1 миллион 500 мең баш эре терлек, шактый күләмдә йорт хайваннарын һәм бал кортларын электрон исәпкә алыр­га мөмкинлек биргән. Татарстанның кайбер хуҗа­лыкларында чиплар уңышлы кулланыла.


Нәрсә соң ул – “РегАгро”? Кыскача гына әйткәндә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Россельхознадзор” һәм “РФ ветеринария үзәге” белән берлектә төзелгән бу оешма – ил күләмендә мал-туар исәбе алу һәм теркәү белән шөгыльләнергә тиешле цифрлы технологияләргә нигезләнгән заманча электрон исәпләү системасы. Россиядә өч елдан бирле эшләп килә.
Бу җәһәттән безгә Башкортстан Республикасының эш тәҗрибәсе белән танышу да комачау итмәс иде. Ут күршеләребез “РегАгро” сис­темасы аша шәхси хуҗалык­лардагы мал-туарның тулы исәбен алуга ирешкән. Эре инвестор һәм крестьян-фер­мер хуҗалыкларындагы мал­ларның да 60 проценты шушы система аша теркәл­гән.


Шунысы кызык: элегрәк елларда кайбер алыпсатарлар “Башкорт балы” дип теләсә кайсы төбәктә җи­тештерелгән продукцияне сата алса, “РегАгро” системасы моңа чик куйган. Ни өчен дигәндә, Башкортстанда җи­тештерелгән продукцияне “РегАгро” системасы аша шунда ук ачыклап була. Дөрес, алыпсатарлар җаен тапкан табуын. Алар хәзер шул ук балны “Алтай”ныкы дип тәкъдим итә башлаган.


“РегАгро” системасы Краснодар крае, Кырым, Алтай, Кабарты-Балкар, Удмуртия һәм Ингушетия Республикалары хуҗалык­ла­рында уңышлы кулланыла, диләр. Белгечләр әйтүенчә, интернет кушымталы “РегАгро” сис­темасы йорт хай­ванна­рының исәбен алуга гына түгел, аларның сәла­мәтлеге турында даими кайгыртырга да мөмкинлек бирә.


Иң мөһиме, цифрлы икътисадка нигезләнгән “Рег­Агро” системасы төрле интернет кушымталар аша ил­нең теләсә кайсы почмагындагы мал-туарның исәбен генә тү­гел, сәламәтлеген ачыклый ала. Мондый системага тер­кәлгән малларның электрон ветеринар паспорты һәм ветеринария картасы булдырыла. Кыскасы, файдалы гамәл.


Шулай булгач, хикмәт нәрсәдә? Кем әйтмешли, ике кулыңа – бер байрак, эләктер дә алга чап. Тик алай гына түгел икән шул. Һәр яңалык кебек үк, электрон исәпләү һәм теркәү системасы мал асраучыларда төрле фи­кер­ләр уята. Хикмәт һәр этне, мәче­не, сыер-сарыкларны, башка төр мал-туарны, кош-корт һәм җәнлекләрне электрон чип ярдәмендә исәпкә алуда гына да түгел. Аларны исәпкә алгач, артыннан ук салымы килмәсме? Менә хикмәт нәрсәдә!

Фото: https://pixabay.com | Kirgiz03

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X