Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Гадел хөкем: «А «дан «Я «га кадәр»

Республикада гадел хөкем йорт­ларында эшләргә судьялар җит­мәве сизелә икән. Кадрларга кытлык һөнәри җаваплылык дәрәҗәсе белән аңлатыла. Булачак судьялар бүгенге мәктәп укучылары арасында тәрбияләнә. Киләчәкне күздә тотып, район суды белән мәгариф учреждениеләре арасында дуслык күпере салынды. Шушы көннәрдә Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары “Гадел хөкем йорты” дип язылган бинага танышу экскурсиясе белән килделәр.

 

 

  Очрашу Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Суд департаменты идарәсе арасында «Гадел хөкем: "А "дан "Я "га кадәр» мәктәпләр, район судларының үзара хезмәттәшлеге проектын гамәлгә ашыру буенча килешү кысаларында уздырылды. Иң элек суд рәисе Дамир Сабиров проектның эчтәлеге белән таныштырды. Юристлар көненә багышлап уздырылган республика иншалар бәйгесендә катнашып, V урынны алган XI сыйныф укучысы Тимер Хәнәфиевка Суд департаменты идарәсе Дипломын һәм призларын тапшырды. Администратор Рәдис Хәлимов экскурсиягә килүчеләрне суд эшчәнлеге, 2022 елда бинага үткәрелгән ремонттан соң кертелгән үзгәрешләр, яңа җиһазлар белән таныштырды.

  Укучылар 2022 елда судлар тарафыннан 4817 эш каралганлыгын, шуның 1343ен федераль судья, 2608ен җәмәгать судьяларына бирелгәнлеген белделәр. Җинаятьнең, балаларча итеп әйтсәк, нинди дә булса начар эшләрдән торуы (урлау, кешенең тәненә зарар китерү һ.б.), мондый куркыныч гамәлләр кылучыга җәзаның котылгысыз икән­леге аңлатылды. Шуңа да карамастан, кайберәүләр явыз ният кылуга кадәр барып җитә. Мисалга, 2022 елда федераль судья – 186, җәмәгать судьялары 39 җинаять эше караган. Хөкем ителүчеләрнең 14е төрле срокларга колонияләргә җибәрелгән, 2сенең иреге чикләнгән, 3 кеше мәҗбүри, 8е төзәтү эшләренә, 5се штрафка тартылган. “Гуманлылык – судның мөһим принципларыннан берсе. Әгәр төзәлүенә ышаныч бар икән, суд хөкем карары көтүчене ирегеннән шартлы рәвештә дә мәхрүм итәргә мөмкин. 2002 елда андый чара 12 кешегә карата кулланылды”, – диде Рәдис Хәлимов.

 Укучыларга тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган уйланылмаган гамәлләр кылмаска, гомерләрне тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллану белән бәйләмәскә киңәш ителде. Эчкерсез әңгәмә барышында укучыларны иң озак барган эш, иң озын хөкем карары һәм суд процессының башка нечкәлекләре кызыксындырды. “Судья булып сайланыр өчен юристка нинди этаплар үтәргә кирәк?” – дип тә сорадылар. Суд рәисе һәм админист­раторы һәр сорауга төгәл җавап бирергә тырыштылар.

Район суды Юстиция министр­лыгы белән килешү нигезендә төзелгән “Балаһөнәр” проектын тор­мышка ашыруда да нәтиҗәле эшли.

Район судының 2022 елдагы эшчәнлеге департаментта хисап чоры нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәдә дә уңай бәя алды. Суд рәисе Дамир Сабировка II дәрәҗә “За усердие” медале тапшырылды. Җәмәгать судьясы Руслан Нәбиуллин “Ел судьясы” исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев