Газчылар кисәтә: җәй айлары беркемгә дә күңелсезлек китермәсен!
Хөрмәтле райондашлар! “Зәңгәр ягулык” кулланучы абонентлар! Алдыбызда – җәй, мәктәп укучыларының каникуллары, яллары, әби-бабайга кунакка кайту чоры. Ямьле җәйне матур итеп, хәвеф-хәтәрсез үткәрү безнең үзебездән тора.
Балалар өйләрдә үзләре генә калганда, газ җиһазлары белән шаярмаска, краннарын ачмаска-япмаска икәнен кат-кат аңлатырга, төшендерергә кирәк. Күпләребез җәйге айларда ягу казаннарын сүндереп куя. Көннәр бераз салкынайтса (бигрәк тә яшь балалы гаиләләр) газ мичләрен кабат кабыза. Газ плитәләре дә кайнатмалар, витаминлы ризык әзерләү сәбәпле, кышка караганда да күбрәк кулланыла. Җәйнең тагын бер матур мизгеле – милли бәйрәмебез Сабантуйлары. Мәйданга чыгып киткәндә өйләрдәге газ җиһазлары краннарының ябык булуын яңадан бер кабат тикшерү зарур.
Шушы гади генә, ләкин зур хәвеф-хәтәрдән сакларга ярдәм итүче киңәшләрне истә тотып, җаваплылык хисен югалтмыйча, газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, җәйләребез якты, шатлыклы, файдалы узар.
Әгәр дә газ приборы эшләмәгән яки сөрем исе сизелгән очракта, кранны ябарга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып “Сабагаз” идарәсенен авария диспетчерлык хезмәтенә (2-32-04) шалтыратуыгыз сорала. Җәй айлары беркемгә дә күңелсезлек китермәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев