Гимназиядә балалар өчен кышкы лагерь эшләде [+фото]
Укучыларның кышкы каникулының беренче көне - 25 декабрьдән 31енә кадәр районыбыз мәктәпләрендә лагерьлар эшләде. Саба гимназиясе базасында урнашкан лагерьда 20 укучы төрле фәннәрдән күнекмәләр алу белән бергә, күңел ачу чаралары белән баетылган программа буенча ял иттеләр.Укучылар "Нарат" боз сараенда булдылар, "Сабантуй" күңел ачу үзгендә атка утырып йөрделәр, бәйрәм алды рухы...
Укучыларның кышкы каникулының беренче көне - 25 декабрьдән 31енә кадәр районыбыз мәктәпләрендә лагерьлар эшләде. Саба гимназиясе базасында урнашкан лагерьда 20 укучы төрле фәннәрдән күнекмәләр алу белән бергә, күңел ачу чаралары белән баетылган программа буенча ял иттеләр.Укучылар "Нарат" боз сараенда булдылар, "Сабантуй" күңел ачу үзгендә атка утырып йөрделәр, бәйрәм алды рухы белән яшәгән Сабабызның төрле балалар өчен күңел ачу мәйданнарында чана-чаңгы шудылар, спорт уеннарында катнаштылар. Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәкләштерелгән китапханә тормышы, районыбыз музее эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук Балалар иҗат үзәгендә кул эшләре буенча мастер-классларда катнаштылар. 31 декабрь көнне Кояш кызы Ләйсән Зарипова белән күңелле очрашу узды. "Укучыларның яллары бик файдалы һәм мавыктыргыч узды, һәрбер көнне махсус программа нигезендә төрле күңел ачу урыннарына экскурсияләр оештырылды, балалар лагерь тормышыннан уңай тәэсирләр алдылар ",- ди лагерь җитәкчесе Гөлнара Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев