Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл һәм Илназ Баһ өченче улларына нинди исем куша? [+фото]

Гүзәл һәм Илназ Баһларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга! 13 май, җомга көнне иртәнге сәгать алтыда Баһларның өченче уллары дөньяга килде. Баланың авырлыгы - 3900 грамм, буе - 57 см. Гүзәл сабыен үзенең туган ягы - Чаллы шәһәрендәге бала тудыру йортында тапкан.

- Улыбыз тууын майның 6сыннан ук көтә башладык. Бала табу өчен махсус Чаллыга килдем, чөнки Илназ һәрвакыт гастрольдә, концертта. Биредә әти-әни балаларны карашырга ярдәм итәчәк. (21 майда Гүзәлнең әтисенә 60 яшь тула, ә 25 майда - Гүзәлнең туган көне - ред.) Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Улым янәшәмдә. Хастаханәдәге мөнәсәбәт искиткеч, барлык хезмәткәрләр дә итәгатьле. Улларыбызны әтиләре белән тигезлектә, зур кеше булырдай үстерергә иде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Идрисова.
Баһларның олы уллары Камил исемле, аңа 5 майда 5 яшь тулды. Уртанчы уллары Рамилгә 17 июльдә 2 яшь тула. Өченче улларына исемне Гүзәл белән Илназ озак уйлады. Шамил, Илшат, Марсель, Аяз, Хабил арасыннан Марсель исемен тукталганнар.
Гүзәл һәм Илназ Баһларның өченче тапкыр әти-әни булулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Тигез тормыш, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!
Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артистлар