Игътибар: каршы як полоса!
Каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, Саба районы территориясендә «Каршы як полоса» профилактик чарасы бара.
Быел 11 айда транспорт чараларының каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән юл өлешенә чыгулары сәбәпле, Татарстанда 224 авария теркәлгән, аларда 86 кешенең гомере өзелгән, 346 тән җәрәхәтләре алган. Бу кеше үлменә китергән барлык һәлакәтләрнең 28,7 процентын тәшкил итә. Чара каршы полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында үткәрелә.
Рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыккан өчен 7 мең сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Шуннан соң да сабак алмаучыга җәза тагын да кырыслана. Машинасы белән каршы як полосага чыкканы өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм транспорт идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше янә шушы гамәлен кабатласа, 3 елга кадәр ирегеннән дә мәхрүм ителергә мөмкин.
Дәүләт инспекциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев