Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Баһ: Шәфкать туташына гашыйк булдым!

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһның "Йөрәгем яна" исемле җырына төшерелгән клибы табадан төште. Шаян рухта төшерелгән бу клипның сюжеты бик мавыктыргыч һәм кызыклы. Анда гади авыл халкы белән бергә таныш йөзләрне дә күрергә мөмкин.

- Клипны быел җәй ахырында Питрәч районы Шәле авылында режиссер, сценарист Замирә Рәҗәпова белән төшердек. Бу - Замирә белән башкарылган беренче уртак хезмәтебез. Ә клипның эчтәлеге болайрак: авыл медпунктына шәһәрдән шәфкать туташы кайта. Бу рольне Башкортстан кызы башкара. Аның чибәрлеге авыл егетләрен, шул исәптән мине дә таң калдыра. Шәһәр кызына тәмам гашыйк булгач, аны урларга ниятлибез. Ләкин әни янына өйгә алып кайткач, аның шәфкать туташы түгел, ә әбисе булуы ачыклана. Клипны төшерүдә ярдәм иткәннәре өчен Питрәч районы хакимиятенә, мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллинага, Шәле авылы халкына, аеруча әбиләренә, "Рәвешләр" егетләренә, Замирәгә һәм аның төркеменә рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Илназ Баһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев