Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид балаларга берьюлы ике пенсия алырга рөхсәт итәрләрме?

Бүгенге көндә ятим калган инвалид балаларга пенсия түләнми.

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова Премьер-министр Михаил Мишустинга инвалид балаларга берьюлы ике пенсия алырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте – туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча. 

«Гамәлдәге законнар нигезендә, инвалид бала, ата-анасы вафат булган очракта, бер генә пенсия – инвалидлык яисә туендыручысын югалту буенча пенсия алырга хокуклы», -ди Лантратова. Ул билгеләп үткәнчә, сәламәт баланың бер әти-әнисе вафат булган очракта, дәүләт аңа туендыручысын югалту буенча социаль пенсия түли. Әгәр туендыручысын инвалид бала югалта икән, аңа бернинди түләүләр дә каралмаган. Чөнки закон буенча берьюлы ике пенсия түләнми.

«Инвалид балаларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү мөһим», - дип билгеләп үтә ул.

Лантратова Мишустиннан профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев