Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ипотека ставкасы 10 проценттан артып киткән

Саклык банкы торакка ипотека ставкасын, шулай ук куллану кредитлары буенча беренче айга ташламалы ставканы күтәргән. Шул ук вакытта куллану кредитлары буенча төп ставкалар, шулай ук дәүләт ярдәме нигезендәге ташламалы ипотека шартлары әлегә үзгәртелмәгән. Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.

Шулай итеп, яңа йортлардагы әзер фатирларга ипотека ставкасы 1 процентка артып, 9,3тән 10,3 процентка җиткән. Шәхси йорт төзүгә – 0,5 процентка үсеп, 10,6 процент булган. Куллану кредитлары буенча беренче айга ташламалы ставка 5,9дан 6,9 процентка җиткән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, беренче яртыеллыкта ипотека буенча айлык түләү күләме 21 процентка артырга мөмкин. Моңа, аерым алганда, торак бәясенең – 5 процентка артуы, ипотека ставкаларының – уртача 12 процентка җитүе йогынты ясаячак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев