Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эзмә, Мичән, Олы Кибәче авыл җирлекләре 1 миллион сум күләмендә грант алачак

Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсы тәмамланды. Аны оештырганда авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең түбәндәге күрсәткечләре буенча бәяләнде: халык саны арту, авыл җирлегенең җан башына исәпләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны, эре мөгезле терлекләр саны, авыл җирлегенең бер кешесенә туры килә торган...

Татарстан Республикасында авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсы тәмамланды. Аны оештырганда авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең түбәндәге күрсәткечләре буенча бәяләнде: халык саны арту, авыл җирлегенең җан башына исәпләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны, эре мөгезле терлекләр саны, авыл җирлегенең бер кешесенә туры килә торган гамәлгә кертелгән торак, авыл җирлегендә каты өслек җәелгән юллар озынлыгы, биләмәдә кылынган җинаятьләр саны (100 кешегә). Конкурс йомгаклары буенча 104 авыл җирлеге җиңүчеләр булып танылды һәм аларның һәркайсы бюджеттан 1 миллион сум күләмендә грант алачак. Җиңүчеләр арасында районыбыздан Эзмә, Мичән, Олы Кибәче авыл җирлекләре бар. Җирлекләр акчаларны урам юлларын төзекләндерүгә, социаль инфраструктура объектларын җиһазлауга һәм башка социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә тотарга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X