Ишегалдында бәйрәм өчен 1 млн сумга кадәр: «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны ачыла
Торак йортларда яшәүчеләргә күршеләре белән күмәк ял өчен идеяләр уйларга тәкъдим ителә: бу мастер-класслар, турнирлар, концертлар һәм башка чаралар булырга мөмкин.
Татарстанда «Күрше» ишегалды вакыйгалары фестиваленең кышкы сезоны ачыла. Торак йортларда яшәүчеләргә күршеләре белән күмәк ял өчен идеяләр уйларга тәкъдим ителә: бу мастер-класслар, турнирлар, концертлар һәм башка чаралар булырга мөмкин. Иң яхшы проект авторлары, идеяләрен тормышка ашыру өчен, акча алачак. Тулырак – «Татар-информ» материалында.

«Күрше» фестиваленең кышкы сезоны старт ала
Татарстанда «Күрше» ишегалды вакыйгалары фестиваленең кышкы сезоны старт ала. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.
«Без «Күрше» фестиваленең тәүге җәйге тәҗрибәсен дәвам иттерергә телибез. Заявкалар саны бу бик кирәкле гамәл булуына инандырды. Халык та, оешмалар да моңа кызыксынып карый. Бу һәр ишегалдына бәйрәм китерергә, парк, скверларда, җәмәгать урыннарында чаралар оештырырга мөмкинлек бирә», – дип әйтте Ләйлә Фазлыева.
Фото: © «Татар-информ»
Быел май аенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Күрше» ишегалды вакыйгалары халык конкурсына старт бирде, ул халыкка ишегалларында чаралар оештыруга 500 мең сумга кадәр акчалы булу мөмкинлеген бирде. Фестиваль күршеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр үсешенә, халыкның җәмәгать киңлекләрендә төрле вакыйгалар уздыру буенча башлангычларын хуплауга юнәлдерелгән.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Проект «Безнең ишегалды» һәм Татарстанның җәмәгать киңлекләрен үстерү программаларының дәвамы булды, һәм бүгенге көндә илдә аңа тиңнәр юк. Фестивальнең җәйге сезоны бөтен республика буенча 80 меңнән артык кешене үзендә җыйган 290нан артык вакыйганы берләштерде. Нәтиҗәләр буенча 65 заявка җиңүче дип табылды.
Вице-премьер искәрткәнчә, ТР Рәисе инициативасы буенча гамәлгә ашырыла торган уңайлы шәһәр һәм авыл мохитен формалаштыру буенча киңкүләм программа нәтиҗәсендә, бүген төбәктә 6 меңгә якын ишегалды һәм 450дән артык җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән.
«Без, Татарстан Республикасында яшәүчеләр буларак, бу иҗтимагый киңлекләр белән горурланабыз. Ләкин инфраструктура кешеләр, эмоцияләр, халык кәефе, игелекле эшләр белән генә тулы булып күренә ала», – дип ассызыклады Фазлыева.
Приз фонды һәм яңа кагыйдәләр
«Күрше» фестиваленең кышкы сезонында приз фонды 40 млн сум тәшкил итә, дип хәбәр итте Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина.
Муниципаль учреждениеләр 1 млн сумга кадәр грантларга дәгъва кыла ала, юридик затлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар – 900 мең сумга, үзмәшгуль гражданнар 500 мең сумга кадәр грантларга лаек була ала.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Бер заявкада кимендә өч чара сценарие, чыгымнарның детальле сметасы һәм календарь планы булырга тиеш. Яңа сезонда барлык вакыйгалар өч чорга бүленә: бер чара 20нче декабрьдән 11нче гыйнварга кадәр уза, икенчесе – 20нче гыйнвардан 10нчы февральгә кадәр, өченчесе – 11нче февральдән 28нче февральгә кадәр. Аларны бер көндә үткәрергә ярамый.
Хәзер бәйрәмне ишегалдында гына түгел, шәһәрнең яки бистәнең җәмәгать киңлегендә дә уздырырга мөмкин.
Яңа сезонда партнерларны җәлеп итү һәм кушылып финанслау да мәҗбүри – соралган сумманың кимендә 20 проценты күләмендә. Грантның 20 процентына кадәр өлешен кышкы бизәлешкә юнәлтергә ярый, ут, яктылык корылмалары бәйрәмнәрдән соң да гамәлдә булырга мөмкин – аларны проект тәмамлануга ук салдырырга кирәкми.
Вице-премьер Ләйлә Фазлыева быел яңа ел бизәлеше буенча традицион конкурс һәм ишегалларында башка яңа ел алды чаралары «Күрше» фестивале химаясе астында узганын искәртте.
Фестивальнең кышкы сезонына ничек заявка бирергә
«Күрше» фестиваленең кышкы сезонында катнашу өчен, 20нче октябрьдән 28нче ноябрьгә кадәр куршефест.рф. сайтында гариза турырырга кирәк.

1нче декабрьдән 8нче декабрьгә кадәр фестивальнең телеграм-каналында халыктан тавышлар җыелачак. Аның нәтиҗәләре буенча ике өстәмә җиңүчене билгеләячәкләр – берне үзмәшгуль катнашучылар арасыннан һәм берне юридик затлар арасыннан. Җиңүчеләр үз проектларын 2026 елның 20нче декабреннән 28нче февраленә кадәр тормышка ашырачак.
Проектларны рәсмиләштерүдә ярдәм буенча һәм өстәмә мәгълүмат өчен ТР шәһәрләре үсеше институтына 8 (800) 275-20-20 номеры буенча колл-үзәк аша яки konkurs@dvor.tatar электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Катнашучылар берничә тематик юнәлеш буенча чаралар тәкъдим итә ала. Бу, шул исәптән, кышкы спорт төрләрен үстерү, йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәт культурасы, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, патриотик тәрбия, гастрономик һәм тарихи вакыйгалар һәм башка темалар.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Җәйге сезонның иң уңышлы проектларыннан Наилә Зиннәтуллина ТНВ хәрәкәтенең «Татарстан – мое сокровище» постановкасын билгеләп узды – ул сигез муниципалитетта үткән. «Шәһри Чаллы»дан «Пятачок» проекты 6 меңнән артык катнашучыны җыйган. Моннан тыш, Казанда ишегалды мәйданчыкларында симфоник концертлар узган, Түбән Камада, идарәче ширкәтләр белән берлектә, ишегалларын яшелләндергәннәр, Яр Чаллыда ишегалды театр лабораториясен булдырганнар.
Фестиваль кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм проектлары да булган – маскировка ятьмәләрен үрү, фронтка теләкләр юллау. Аеруча авыл җирлекләре актив булган, шул исәптән, Аксубай районында ТНВ хәрәкәте ярдәмендә киңкүләм костюмлаштырылган чара үткән.
Фестивальнең кышкы сезонында нинди проектларга өстенлек биреләчәк?
Фестивальнең кышкы сезонына заявкаларны сайлаганда, проектның эчтәлеге исәпкә алыначак, диде Ләйлә Фазлыева. Чаралар республика бурычларына һәм илкүләм максатларга җавап бирергә тиеш.
Проектлар Татарстанның мәдәни төрлелеген күрсәтергә һәм республикада яшәүче төрле халыкларның Яңа елны каршы алу үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш.
«Бу махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән бәйле чаралар да булырга мөмкин. Без аңлыйбыз: безнең йортларда якыннары хәрби операциядә булган гаиләләр дә, якыннары кайтмаган гаиләләр дә яши. Яңа ел чараларын шул кешеләргә багышламый булдыра алмыйбыз», – диде Фазлыева.
Балаларга, күп балалы гаиләләргә, олы буынга, безнең ишегалдында яшәүче мактаулы гражданнарга йөз тоткан проектлар да өстенлекле булачак. Бу чаралар берләштерү рухына ия булып, төрле категория халык ихтыяҗларын исәпкә алырга тиеш.
«Яңа елда театральләштерелгән тамашаларны, чыршы тирәли әйләнеп, Кыш Бабай килеп, битләрне өшетергә теләп, бияләй яки башлыкны дөрес кияргә өйрәткән чакларны искә төшереп, балачакка кайтара торган вакыйгаларны да күрәсе килә. Шуңа күрә төрле категория халыкка игътибарны юнәлткән чараларга өстенлек биреләчәк. Болар –безнең илебезнең онытылмас нигезләре», – дип йомгаклады Фазлыева.
Александра Давыдова, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/isegaldynda-bairam-ocen-1-mln-sumga-kadar-kurse-festivalenen-kysky-sezony-acyla-5912936
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев