Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ит сатучыларның һәр өченчесендә документлар булмавы ачыкланган

Ит продукциясенең гигиена нормасы таләпләренә туры килү-килмәвен Роспотребнадзор тикшергән.

2018 елда тикшерелгән һәр өченче сатучыда ит продукциясен каян алынуы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турындагы документлар булмаган. Бу турыда Роспотребнадзор оешмасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Роспотребнадзор ит продукциясен гигиена нормасы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшергән. Былтыр беренче ярты елда 150 тонна ит яраксыз дип табылган.

“2017 елда тикшерелгән һәр бишенче объектта ит продукциясенең каян алынуын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар булмаган килеш сатылуын ачыкланган. 2018 елда мондый фактлар тикшерелгән һәр өченче объектта ачыкланган", - диелгән хәбәрдә.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2018 елда 400 тоннага якын ит һәм ит продукциясе әйләнештән алынган, ә 2017 елда бу күрсәткеч 300 тонна булган. 

“Ел саен бракка чыгарылган продукциянең чама белән 90 проценты азык-төлек чималына туры килә”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Тикшерү нәтиҗәләре ветеринария һәм башка документлары булмаган килеш сатыла торган ит продукциясе күләме артуын раслаган.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев