Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кәфенлекне алдан әзерләү гомерне озынайта»

Үлемгә көн дә әзер бул, ди дин әһелләре. Шуңа күрә күп кенә гаиләләр өйләрендә кәфенлек тота. Берәүләре: «Иртәгә нәрсә буласын белеп булмый бит», – дисә, кайберләре: «Кәфенлекне алдан әзерләү гомерне озынайта», – дип ышандыралар. Ә мондый имеш-мимешләргә ышанырга ярыймы? Кәфенлек әзерләүнең үз кагыйдәләре бармы? Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, кәфенлекне алдан әзерләп куярга ярыймы?

– Кәфенлекне алдан әзерләп куярга ярый. Бу дөрес тә. Ләкин булмаса да, куркыныч әйбер түгел. Мәчет, мәчет яны кибетләрендә ул һәрчак бар. Авыл җирендә олы кешеләр яши торган йортта гадәттә икешәр кәфенлек була, бу – гадәти күренеш. Кәфенлек үлемне искә төшерә. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдис-шәрифендә үлем турында болай дип әйтеп калдырган: «Үлемне искә төшерегез. Аны искә төшерү дөньяда булган ләззәтләрне, рәхәтләрне оныттыра».

– Хатын-кыз белән ир-ат кәфенлеге аерыламы?

– Әйе, хатын-кыз кәфенлеге ахирәт күлмәге, яулык, күкрәкчә, изар, лифафа өлешләреннән тора. Ир-атларда яулык һәм күкрәкчә юк. Болар барысы да – турыпочмаклы тукымалар. Изар һәм лифафа иң зур өлешләр була, ике тапкыр бөтен гәүдә каплана, алар арасына канәфер сибелә.

– Кәфенлекне алдан әзерләп кую гомерне озынайтамы?

– Бу бары тик ышану гына. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдис-шәрифендә: «Дөньялыгыгызны мәңге яшим кебек, ахирәтегезне бүген үләм сыман дип кайгыртыгыз», – дигән. Дөньялыгыгызны кайгыртканда гаиләле дә булыгыз, тормышны да алып барыгыз, йорт та салыгыз, мал-мөлкәт тә җыегыз, хезмәт тә куегыз, ә намаз гыйбадәте кылганда, бүген якты дөньядан күчәм диеп кылыгыз. Мәрхүмнең җаны бакыйлыкка күчкәндә, Аллаһтан яктылыктан күчү вакытын бераз кичектерүне үтенә. Ләкин ниндидер ырымнарга ышану гына, безне бу дөньяда бер секундка кимрәк тә, бер секунд озаграк та тота алмас.

– Үзеңә дип әзерләгән кәфенлекне башка кешегә бирергә ярыймы?

– Әйе, бу күркәм гамәл булыр. Аллаһ Тәгалә сезгә әҗер-савап насыйп әйләр. Күршеңә, туганыңа ярдәм итү начар булмас.

– Бүләккә дә кәфенлек бирәләр икән хәзер...

– Аллаһка шөкер, дин тотучылар арта. Хак юлга басучылар саны да күбәя. Өй ашлары, төрле мәҗлесләр уздырганда Коръән бүләк итүчеләр, түбәтәй, дини китап бирүчеләр бар. Әмма кәфенлек бүләк итү бик яхшы күренешләрдән булмас. Бүләк алучы төпле, динле кеше булмаса, бу бүләкне начар фикер белән кабул итәргә мөмкин.

– Яңа кәфенлек билгеле бер сәбәпләр аркасында пычранган булса, аны юу рөхсәт гамәлме?

– Әйе, әлбәттә. Ләкин аны бик чиста су белән юу хәерле. Киптергәндә дә тузанлы җиргә элмәскә киңәш ителә. Үтүкләгәндә дә чиста урын сайларга кирәк.

– Кәфенлек кояшта саргайган ди. Бу очракта яңасын алып, искесен көнкүрештә файдаланырга мөмкинме?

– Әлбәттә. Кайберәүләр аны яндырырга кирәк ди. Мөмкин булса, аны куллану хәерле, чөнки эшкә яраклы тукыманы исраф кылу була.

– Мине шушы матур күлмәгемнән яки костюм-чалбардан җирләгез, дип васыять әйтеп калдыручылар бар. Бу гамәл диндә хупланамы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселман кешесен кимендә бер кат кәфенгә төрергә куша, бу – фарыз гамәл. Өч кат кәфенгә төрү – сөннәт. Кәфеннән тыш, күлмәк кидерү Ислам динендә дөрес гамәл түгел.

– Бу очракта васыятьне үтәмәскә дә мөмкинме?

– Иң беренче чиратта васыять дингә каршы килә торган гамәлләргә бәйле булырга тиеш түгел. Каршы килсә, бу васыятьне үтәргә кирәкми. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Әгәр дә кеше гаделсез рәвештә, шулай ук ислам диненә туры килми торган васыять калдырса, аны үтәмәгән өчен гөнаһ язылмый», – дигән.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Чыганак: Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X