Казан эшмәкәре 11 ел салым түләмәгән
Яңалыклар

Казан эшмәкәре 11 ел салым түләмәгән

Эшмәкәрнең салым хезмәтенә 20 миллион сумнан артык бурычы җыелган.

Казан эшмәкәре 11 ел салым түләмичә, 20 миллион сумнан артык бурыч җыйган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Санторикс» ҖЧҖ җитәкчесенең 11 ел дәвамында (2006-2017 елларда) салым декларациясенә ялган мәгълүмат кертүен суд ачыклаган. Бу вакыт эчендә эшмәкәрнең салым хезмәтенә 20 миллион сумнан артык бурычы җыелган.

Суд ир-атны «Салым декларациясенә ялган мәгълүмат кертү һәм аеруча күп күләмдә салым түләүдән баш тарту» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм 300 мең сум күләмендә штраф салган.

Фото: www.pixabay.com | stevepb

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев