Казан мөселман киносы фестиваленә әзерләнә
Яңалыклар

Казан мөселман киносы фестиваленә әзерләнә

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда узачак ХI Халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясен Сергей Лаврентьев җитәкләячәк. Комиссия эшчәнлегенә кино белгечләре, режиссерлар һәм ислам дине белгечләре җәлеп ителгән. Сайлап алу комиссиясе үз эшчәнлеген 20 июль көнне төгәлләргә җыена. Комиссиягә барлыгы 52 илдән 700 фильм кабул ителгән. Август башларында конкурс программасына кергән...

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда узачак ХI Халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясен Сергей Лаврентьев җитәкләячәк.
Комиссия эшчәнлегенә кино белгечләре, режиссерлар һәм ислам дине белгечләре җәлеп ителгән. Сайлап алу комиссиясе үз эшчәнлеген 20 июль көнне төгәлләргә җыена. Комиссиягә барлыгы 52 илдән 700 фильм кабул ителгән. Август башларында конкурс программасына кергән кинокартиналар исемлеге игълан ителәчәк.

Нет комментариев