Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан укытучысы Яңа ел лотереясына бозау откан

Игенчеләр сарае каршында күңел ачу чарасында бәйрәм лотереясы уйнаттылар.

Казанда татар теле укытучысы Гөлназ Хәйруллина яңа ел лотереясына бозауга сертификат откан. Бүген Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда күңел ачу чаралары вакытында лотерея уйнаттылар.

Новогодние гуляния «В мире животных» перед Дворцом земледельцев

Гөлназ Хәйруллина Казанның 42нче мәктәбендә укытучы булып эшли, бәйрәм чарасына ире һәм 13 яшьлек улы белән килгән.

Новогодние гуляния «В мире животных» перед Дворцом земледельцев

“Лотерея уенында беренче тапкыр катнашам. Билетны дустым бүләк иткән иде. Нәрсәдер отармын дип уйламадым да. Бик шатмын. Бозауны Апаста яшәүче әти-әниемә бирәм”, - диде бүләк иясе.

Новогодние гуляния «В мире животных» перед Дворцом земледельцев

Хәйруллиннар гаиләсе бүләкне Буа районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә алачак.

Лотереяга йөздән артык бүләк уйнатылды, шул исәптә 50 се - тере бүләк. “Татар-информ” хәбәрчесе тере бүләк ияләре белән аралашты. Алар йорт хайваннарын суярга кызгануларын, туганнарына бирәчәкләрен белдерделәр.

Фото: Ильнар Тухбатов

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев