Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда баласы тәрәзәдән егылып үлгән анага карата җинаять эше туктатылды

Казанның Авиатөзелеш районы суды 22 яшьлек Светлана Гариповага карата саксызлык аркасында яшь ярымлык кызының үлеменә китерүдә гаепләп ачылган җинаять эшен туктатты. Җинаять эше яклар татулашуы (инициатор Светлананың ире - 24 яшьлек Руслан Гарипов иде) сәбәпле туктатылды. «Суд ачыклаганча, 15 июль көнне яшь ханым үзенең кечкенә кызын тәрәзәсе ачык булган бүлмәдә...

Казанның Авиатөзелеш районы суды 22 яшьлек Светлана Гариповага карата саксызлык аркасында яшь ярымлык кызының үлеменә китерүдә гаепләп ачылган җинаять эшен туктатты. Җинаять эше яклар татулашуы (инициатор Светлананың ире - 24 яшьлек Руслан Гарипов иде) сәбәпле туктатылды.

«Суд ачыклаганча, 15 июль көнне яшь ханым үзенең кечкенә кызын тәрәзәсе ачык булган бүлмәдә калдырган. Әнисе чыгып киткәннән соң бала диванга, аннан тәрәзә төбенә үрмәләп менеп, икенче каттан бетон җәелгән җиргә егылып төшкән. Берничә көннән кыз бала алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән», - дип сөйләде Казанның Авиатөзелеш районы суды матбугат сәркатибе Әлфия Гаптрахманова.

Судка гаилә бергә, сентябрь башында туган икенче кызлары белән килгән. Суд башлангач, зыян күрүче як буларак үлгән кызның әтисе, татулашу сәбәпле, җинаять эшен туктатуны сорады. Суд аның таләбен кабул итте.

Барлык шәхесләрне ачыклаганнан соң, дәүләт гаепләүчесе гаепләү нәтиҗәсен укыды: «Үз-үзен яклар яшьтә булмаган кече яшьтәге Гарипованы әнисе тәрәзә ябылмаган ачык бүлмәдә калдырып чыгып киткән. Гарипова Светлана тәрәзәне ябып, кызына куркыныч тудырмый кала ала иде, әмма алай булмаган», дип билгеләп үтте ул. Гаепләнүче тулысынча гаебен таныды һәм әлеге эше өчен үкенүен белдерде. Әлегә кадәр закон белән проблемалары булмаган, судка берничә уңай характеристика алып килгән.

"Светлана белән без татулаштык, тәрбиядә безнең кызыбыз бар. Ул 2016 елның 3 сентябрендә туды. Гариповага минем дәгъвам юк. Безнең уртак теләгебез - бергә яшәп, кызыбызны тәрбияләү. Шунлыктан, җинаять эшен туктатуыгызны сорыйм", диелгән гаепләнүче белдерүендә.

"Алар әлеге трагедияне бергә кичерде. Аларга бергә тату яшәргә мөмкинлек бирергә кирәк, үзләре хәл иткән", - дип аңлатты Светлана Гарипованың адвокаты Сергей Яшин.

Суд авыр булмаган яки уртача авырлыктагы җинаятьләр маддәсе буенча ачылган эшләрне яклар татулашканда туктата алырга хокуклы. Авиатөзелеш районы суды әлеге мөмкинлектән файдаланып, Светлана Гарипованы иреккә чыгарды.

Александр ЕЛИСЕЕВ
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев