Гадәттән тыш хәл Казан дәүләт энергетика университеты тулай торагы төзелешендә булган.
Социаль челтәрләрдә бер эшчене контейнерда 18нче катка менгерүләре сурәтләнгән видео чыкты.
Контейнерны кран ярдәмендә күтәргәннәр, аның эчендәге ир-атны хәвеф-хәтәрдән саклау өчен нинди дә булса саклык чаралары күрелмәгән. Видеодан күренгәнчә, гадәттән тыш хәл Казан дәүләт энергетика университеты тулай торагы төзелешендә булган.
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев