Казанда билетсызлар бюджетка ике миллион сумга якын акча керткәннәр
Җәмәгать транспортында билетсыз йөрмисезме?
Беренче ярты елда билетсызлар Казанның транспорт системасын ике миллион сумга диярлек тулыландырган. Бу хакта Башкарма комитетның административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Александр Земченко хәбәр итте.
Шәһәрдә юл йөрү өчен кондукторсыз түләү кертәләр һәм кагыйдәләрне үтәүне контрольдә тотуны көчәйтәләр. Алты айда билетсыз йөргән өчен 1252 материал алдырганнар. Земченко юл йөрү өчен бер тукталыш дәвамында түләргә кирәклеген искәртте.
«Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев