Кем эшләми – шул аек?!
Артык күп эшләргә ярамый. Белгечләр әнә шул фикердә. Ни өчен икәнен дә әйткәннәр. Күбрәк хезмәт иткән саен, кешенең эчкечелеккә сабышу куркынычы арта, ди. Моны тикшеренү барышында раслаганнар. Баксаң, салырга яратучылар арасында “эш атлары” күбрәк. Әлеге бәхәсле фикер хакыйкатькә ни дәрәҗәдә туры килә?
Көнне төнгә ялгап эшләүнең зыянлы икәне яңалык түгел, әлбәттә. Әмма бот күтәреп диванда ятарга яратучыларга тагын бер сәбәп пәйда булды. Артык күп эшләргә ярамаганлыкны фән күзлегеннән дә раслаганнар әнә. Финляндия галимнәре дөньяның 14 илендә тикшерү үткәргән. Алар халыкның ни өчен эчкечелеккә сабышуын ачыкларга тырышкан. Эш кешене төзәтеп кенә калмыйча, туры юлдан яздырырга да мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Эштән вакытында кайтып китүчеләр белән чагыштырганда, атнасына 48 сәгатьтән дә күбрәк хезмәт итүчеләрнең эчкечегә әйләнү куркынычы – 11 процентка зуррак, ди. Ә атнасына 54 сәгатьтән дә күбрәк эшләүчеләр арасында әлеге күрсәткеч 13 процент тәшкил итә. Кыскасы: “эш атлары”на саграк булырга кирәк!
Күп эшләү белән эчкечелекне нәрсә берләштерүен дә әйткәннәр. Барысы да стресска бәйле. Эштән арып-талып кайткач, бераз хәмер йотып куялар да рәхәт булып китә, янәсе. Табиб нарколог Алексей Магалиф әйтүенчә, бу – дөрес хәл түгел. “Атна ахырында гаилә яки дуслар белән кафе-ресторанга барып кайтуның бернинди дә начарлыгы юк. Ә кеше, эштән кайткач, шешәгә үрелә икән, димәк, иң беренче чиратта ул үзеннән канәгать түгел”, – ди белгеч. Моның күп эшләүгә генә бәйле түгеллеген дә белдергән. Сүз уңаеннан тагын бер нәрсәне искәрткәннәр: “эш атлары”ның картлык көнендә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегү, акылга зәгыйфьләнү куркынычы 80 процентка арта, ди.
Илдә үткәрелгән соңгы сораштыруларның берсенә караганда, халыкның 45 проценты үзен “эш аты” дип саный. Алар арасында кич эштә тоткарланучылар күбрәк. Респондентларның һәр дүртенчесе отпуск вакытында да телефонын сүндермәвен әйткән. Их, эшләмәсәң дә кыен, эшләсәң дә.
Фикер
“Эш атлары”н ничек ачыкларга икәнен дә өйрәткәннәр. Аларга хас булган төп биш сыйфатны сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Белемле һәм эш урынында дәрәҗәле булган 45 яшькә кадәрге хезмәткәр.
– Эш урынында көненә кимендә ун сәгать хезмәт итүче һәм берьюлы ике атнадан да күбрәк вакытка ялга китмәүчеләр.
– “Эш атлары” арасында ирләр күбрәк.
– Өйдә дә, дуслары янында да күбрәк эш турында сөйләшүчеләр.
– Дерматит, депрессия, йокысызлык кебек бер кочак диагнозга ия булучылар.
Гаилә психологы Наталья Панфилова исә “эш аты”ның туганнарына игътибарлырак булырга киңәш итә. Күп эшләү эчкечелеккә китереп җиткергәнне көтеп утырырга кирәкми, ди ул. “Якын кешегезгә әлеге хәлгә карата мөнәсәбәтегезне аңлатырга тырышыгыз. Юк, өстәл сугып ризасызлык белдерергә ярамый. “Эш аты” барыбер ишетмәячәк. Гаиләдә аны юксынуыгызны, бергәләп ял итәргә теләвегезне әйтсәгез була. Дуслар исә үз дигәнендә ныграк та тора ала. Иртәдән кичкә кадәр эштә югалучылар тормышта нидер югалтуларын аңларга тиеш”, – ди белгеч.
Үзегезнең артык күп эшләвегезне ничек аңларга?
Эшкә генә вакыт бар. Әгәр вакытыгызның 80 процентын эштә үткәрәсез икән, димәк, сез күп эшлисез. Почта маркасы җыю, тегү, чигү кебек яраткан шөгыленә вакыт табучыларга “эш аты”на әйләнү куркынычы янамый, дигәннәр.
Күп эшлисең, дип тукыйлар. Таныш-белешләрегез: “Син эштә яшисеңме әллә?” – дип кат-кат әйтә икән, бу хакта уйланырга җирлек бар. Гадәттә мондый кешеләр еш кына чакырган җиргә кунакка да бара алмыйча кала. Һаман да шул эш гаепле.
Бу проблема сезгә кагылмый дисезме? Күп эшләү турында сөйләшә башлауга: “Бу проблема миңа кагылмый”, – дип кул селтәргә тотынасыз. Ни өчен эштә тоткарлануыгызны аңлату өчен мең дә бер сәбәп табасыз. Тирә-юньдәгеләрнең сүзенә колак салыгыз. Утсыз төтен булмый.
Фикер
Рәсим СИРАҖИЕВ, эш табарга ярдәм итүче агентлык хезмәткәре:
– Күп эшләү ул – чир, дип саныйм. Моның эчкечелеккә китерергә мөмкин булуы белән дә килешәм. Эшенә артык җаваплы караучы, “Юк!” – дип әйтә белмәүчеләр арасында “эш атлары” күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев