Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемдер өчен Яңа ел фаҗигадан башланды: Стамбулда - теракт

Яңа ел төнендә Истанбулның Ортакёй райоындагы төнге клубка һөҗүм нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булган. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә. Төркиянең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу әйтүенчә, һәлак булучыларның арасында бер полицейский да бар. һәлак булган кешеләрнең 21е ачыкланган, аларның 16сы - чит ил гражданнары. Һөҗүм җирле вакыт белән...

Яңа ел төнендә Истанбулның Ортакёй райоындагы төнге клубка һөҗүм нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булган. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Төркиянең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу әйтүенчә, һәлак булучыларның арасында бер полицейский да бар. һәлак булган кешеләрнең 21е ачыкланган, аларның 16сы - чит ил гражданнары.

Һөҗүм җирле вакыт белән 01.15 сәгатьтә оештылган. Кемгә бәйрәм - кемгә хәсрәт.Истамбулда Яңа ел төтендә клубка һөҗүм иткәннәр, 39 кеше һәлак булган.Ул террор акты дип бәяләнгән. Үтерүче клубтагы кешеләргә утлы коралдан аткан. Ул Санта Клаус киемендә булган дигән мәгълүматлар да бар.

Һөҗүм оештыручының берәү генә булуы билгеле. Ул пальтодан була, аның теракттын соң, киемен алыштырып клубтан качып китә алуы билгеле. Төркия полициясе террорчыны эзли.

Төркиянең сәламәтлек саклау министры Рәҗәп Акдаг 65 кешенең тән җәрәхәтләре алып сырхауханәләргә китерелүен әйткән. Аларның дүртесенең хәле авыр.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев