Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтләре бәхет китергән

Бу көннәрдә Иләбәр авылында яшәүче Фатыйхова Манифа Ивановна –  95 яшь һәм Түбән Утардан Рәшидә Бәйрәм кызы Галимуллина 90 яшьлеге уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.

 Теләче районы Олы  Саурыш авылында туып-үскән Манифа Фатыйхованың гаиләсе  1930 елда Владивосток шәһәренә күчеп ки­тә. Һава шартлары килешмичә, балалар авырый һәм берсе үлгәч, кире авылга кайтып төпләнми чаралары калмый. Сугыш башлангач, яшь кызны тракторга плугарь итеп куялар. Саба МТСында тракторчылар курсында укып, «ЧТЗ» тракторына эшкә билгелиләр. Ул чордагы мәгариф бүлеге инспекторы Ксения Ибытаева тәкъдиме белән 1942 елдан Сабай авылында укытучы булып эшли башлый. Бөтен гомерен әлеге хезмәткә багышлый. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген дә Манифа апаның хәтере яхшы, зиһене ачык, балалары ярдәменә таянып, тормышына шөкерана кылып гомер кичерә.

  Рәшидә Галимуллина Түбән Утар авылында  җиде балалы гаиләдә туып-үсә.  1947 елда «Победа» колхозына эшкә урнаша. Фермада, ындыр табагында хезмәт куя, бәрәңге, чөгендер басуларында эшли. Нинди генә хезмәт башкарса да, җиренә җиткерә, алдынгылар сафында була. 1949 елда Түбән Утар авылыннан Гыйззәт исемле егет белән тормыш корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рәшидә апа озак еллар  хат ташучы булып эшли.  Аннан Югары Утар балалар йортында эшләп лаеклы ялга китә. Хәзер улы Марат гаиләсендә гомер кичерә.

 Юбилярларны социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Эзмә, Курсабаш авыл җирлеге башлыклары Альмир Шәйхетдинов, Айзат Гыймадиев, алар эшләгән оеш­ма-предприятие җитәкчеләре тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев