ХЮГГЕ: БӘХЕТЛЕ БУЛУ СӘНГАТЕ
Без туганнан бирле бәхетле булырга өйрәнәбез. Әле кайчан гына бөтен ил белән кытайлардан күреп фэн-шуй буенча яшәп алдык, Ци энергиясенең көченә ышандык. Һиндлардан күреп йога белән шөгыльләндек. Японнарның дзены бәхеткә юл күрсәтүче маяк булды. Хәзерге вакытта янә бер бәхет рецепты модага керде. Аны Дания халкы уйлап чыгрган. Ул хюгге дип атала.
Ни өчен бәхетне нәкъ менә даниялеләр тикшерә?
Хюгге билгеләре
Хюгге авазлары – чытыр-чытыр итеп яна торган утын, тынычлыкта гына ишетелә торган тавышлар: яңгыр тамчыларының тып-тып итүе, тәрәзә артындагы җил сызгыруы, агачлар шавы, идән шыгырдавы.
Хюгге исе – рәхәт мизгелләрне искә төшерә торган исләр. Сирень исе, яңа пешкән ипи, агач җиһаз, Яңа ел чыршысы, әнинең хушбуй исләре.
Хюгге күренешләре – кояш чыгышын, баюын, учак ялкыннарын, кар яуганны, пыяла буйлап агып төшкән яңгыр тамчыларын күзәтү.
Шулай да ничек бәхетле булырга?
Хюгге рецептларының иң мөһим өлеше – янып торган шәмнәр. Даниялеләр өчен хюгге булдыру өчен берничә шәм кабызып кую да җитә. Бәхет тикшерү институты сораштырулары күрсәткәнчә, Даниянең 28 процент халкы көн саен шәм яндыра. Берьюлы бишне.
Тагын бер ысул – рәхәт яктылык булдыру. Даниядә елның яртысында яңгыр ява, шуңа да бу ил кешеләре яктылык утраучыклары ясарга ярата. Лампалар җылы гәрәбә ут бөркергә тиеш.
Мондый урын өчен киң тәрәзә төбе туры килә, анда күп итеп йомшак мендәрләр, җылы пледлар ташлыйлар. Бу урында кичләрен тәмле итеп чәй эчәргә, кар яуганны карап утырырга, китап укырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев