«Крылья Советов» паркында узган ярышта беренче урынны Теләче командасы яулады.
«Крылья Советов» паркында киез итекләр киеп хоккей уйнарга яратучылар арасында турнир узды. Беренче урынны Теләче командасы яулады, икенче урында — Кукмара командасы, өченчедә — Байлар Сабасы командасы. Татар эстрадасы артистлары командасы дүртенче урынны алды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
Ярышларда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан катнашучылар һәм җанатарлар җыелды.
Турнирда татар эстрадасы артистлары - шоумен, юморист Данир Сабиров, алып баручы Рәдиф Әхмәдиев, радио ди-джее Илнар Хөсәенов, җырчылар Илшат Сафин һәм Илшат Вакказов катнашты.
Фото: kzn.ru
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев