Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коръән укырга өйрәнергә кайчан да соң түгел

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен Коръән уку курслары башланды

Казанда, мөселманнарның күпсанлы үтенечләре буенча, янәдән “Коръән укырга өйрәнәбез” дип исемләнгән курслар башланып китте. Әлеге курслар кысаларында остазлар гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръән укудагы махсус кагыйдәләр), “Идгам”, “Мад” кагыйдәләр төркеме, нечкә һәм калын хәрефләр, туктау кагыйдәләре һәм билгеләре һ.б. буенча дәресләр үткәрәчәк. Дәресләргә иллеләп ир-ат һәм хатын-кыз йөри. Алар аерым белем алалар. Мөслимәләр өчен Коръән өйрәнү буенча экспресс-курслар һәр дүшәмбе көнне Казанның Галиев мәчетендә уза. Экспресс-программа ике айга исәпләнгән. Ир-атлар өчен дәресләр тирәнәйтелеп дүрт ай дәвамында үтәчәк. Алар һәр сишәмбе шулай ук Казанның Галиев мәчетенә җыела дип хәбәр итә http://dumrt.ru/news/news_23828.html сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев