"Куркынычсыз тәгәрмәч -2022"
Яңалыклар

"Куркынычсыз тәгәрмәч -2022"

“Куркынычсыз тәгәрмәч” республикакүләм яшь инспекторлар бәйгесендә Сабаның сәләтле балалар мәктәбе командасы 4нче урынга, конкурсның "Станция №5 ОБЖ" төрендә 3нче урынга лаек булды.

Инсаф Хуҗин велосипедта фигуралы йөртү буенча 3 нче урын алып, командага өстәмә баллар китерде. Команда составындагы яшь инспекторларыбыз Хуҗин Инсаф, Даминов Самир , Мәүлетова Әнисә,  Сайфетдинова Мәрьям һәм укытучылары  Ильназ Вакыйф улы Гаптрахмановны котлыйбыз, алга таба да  уңышлар телибез. 


Нет комментариев