Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрмәүчеләр өчен һөнәр үзләштерү мөмкинлеге бар

Белем алырга һәркем хокуклы

   Кеше дөньяга килә, салмак кына нәни чагыннан атлый, балачагыннан йөгерә, мәктәп бусагасын атлап керә.... Унбер ел "энә белән кое казу" чоры бик тиз узып китә. Соңгы кыңгырау бәйрәме, сөенечле-сагышлы күз яшьләре һәм, ниһаять, кулда аттестат... Кемдер югары уку йортына ашкына, кайберәүләр урта белем алу юлыннан атлап китә, кыскасы, һәр кеше һөнәр алырга хыяллана. Кызганычка каршы, кайчак мөмкинлекләр чикле була. Мәсәлән, кабул итү имтиханнарын үтә алмау, укырга керү мөмкинлеге булмау һәм сәламәтлек ягы. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр тулы, актив һәм кызыклы тормыш алып барырга тиеш. Һәркем өчен дә, киләчәктә уңышка ирешү өчен, яхшы һөнәр алу зарур.

Минем күз күреме чикләнгән яшьләргә тәкъдимем бар:  инвалидлык группасы һәм  урта белем турында аттестат булган очракта Түбән Кама шәһәрендәге медицина көллиятенең массаж факультетына укырга керергә мөмкин. Белем  алу, тулай торакта  яшәү һәм көненә 3 тапкыр ашау бушлай. Мондый мөмкинлекне Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Владимир Федорин булдырды. ТР Министрлар кабинеты Сәламәтлек саклау министрлыгына Түбән Кама автономияле профессиональ белем бирү учреждениесе "Медицина көллияте" базасында күз буенча инвалидлар өчен бер группа оештыруга субсидия бүлеп бирү буенча карар чыгарды. Медицина көллияте массажчы бүлегенә 18-40 яшьтәге күз буенча  барлык төркем инвалидларны көндезге бүлеккә укырга кабул итә.  Уку 2 ел да 10 ай.

Рәмзия Галимова,

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба җирле бүлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев