Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше районда пилотсыз очу аппараты һөҗүменнән соң зыян күрүчеләр булмавын әйттеләр

Татарстанның Әтнә районында, самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгәннән соң, зыян күрүчеләр һәм җимерелгән объектлар юк. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов «ВКонтакте» социаль челтәрендә сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бүген Әтнә районында һава һөҗүменнән саклану чаралары ярдәмендә самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде. Зыян күрүчеләр һәм җимерелгән объектлар юк. Районда яшәүчеләргә куркыныч янамый», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк Саклану минсттрлыгы һава һөҗүменнән саклану чаралары ярдәмендә Татарстан Республикасы территориясендә Украинадан җибәрелгән бер пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелүе хакында хәбәр иткән иде. Бүген иртән Казан һәм Түбән Камадагы аэропортлар эшендә вакытлы чикләүләр кертелде. Ике сәгатьтән соң алар гадәти режимда яңадан эшли башлады. Вакытлы чикләүләр гамәлдә булган вакытта һава суднолары запас аэродромнарга китмәде. Росавиациядә хәбәр итүләренчә, әлеге чаралар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелгән.

Үз чиратында, ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, республиканың сәнәгать предприятиеләрендә «штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен гамәлләр механизмы эшләнгән». Сәнәгать предприятиеләренең барлык хезмәткәрләренә дә куркынычсызлык техникасы нигезендә мондый хәлләрдә күрелергә тиешле гамәлләр турында инструкция бирелгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-raionynda-pilotsyz-ocu-apparaty-houmennan-son-zyyan-kurucelar-bulmavyn-aittelar-5888441

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев