Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Муллагалиева улын күрсәтте [эксклюзив фото+видео]

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева 7 май көнне көндезге өчләр тирәсендә Казанның Республика клиник хастаханәсендә өченче мәртәбә әни булды.

3970 грамм авырлыкта, 56 сантиметрлы булып туган балага Ильяс исеме кушарга ниятлиләр. Ильяс - куәтле, Аллаһның кодрәте мәгънәсенә ия.
- Аллага шөкер, яз айларын ямьләп, тормышыбызга куаныч өстәп улыбыз туды! Аллаһы Тәгаләгә шундый зур шатлыклар өчен рәхмәтем чиксез! Балаларыбызның игелеген күреп, сау-сәламәт булганнарына сөенеп, тигез мәхәббәттә үстерергә язсын! Йә, Раббым ярдәмеңнән ташлама! - дип язып куйган Лилия Муллагалиева социаль челтәрендәге битендә.

Хәзерге вакытта җырчы да, яңа туган сабый да үзләрен әйбәт хис итә.

Лилия Муллагалиева өченче йөклелек чорында да Казанның 1 нче шәһәр поликлиникасының Хатын-кызлар консультациясенә йөри. Аны югары категорияле акушер-гинеколог Ильмира Илгиз кызы Филиппова күзәтә. Олы улы Данил белән кызы Ильвинаны да җырчы аның күзәтүе астында тапкан була.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев