Өлкән яшьтәге ир белән хатын бер көнне вафат булган
Кичә Аксубай районының Черемушки авылында 1931 һәм 1939 елгы ир белән хатынның үле гәүдәләре табылган. РТ буенча СУ СКР хәбәр итүенчә, аларның үлеме сөрем газы белән агулану нәтиҗәсендә булган дип фаразлана. Пенсионерларны туганнары тапкан. Ишек бикле булганлыктан алар көне буе өлкәннәрнең өенә керә алмаган, нәтиҗәдә тәрәзәне алырга мәҗбүр булганнар. Интертат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев