Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф министрлыгы башлыгы көмеш медальнең укырга кергәндә ничә балл бирүен аңлатты

Югары уку йортларына кергәндә көмеш медаль абитуриентка икедән өчкә кадәр өстәмә балл бирәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «РИА Новости»га биргән интервьюсында сөйләде.

Чыгарылыш сыйныф укучысына көмеш медаль ничә балл китерәчәге хакында йомгаклау карарын ведомствода быелның 1 сентябренә кадәр кабул итәчәкләр. Яңадан торгызылган бүләкне ел йомгаклары буенча бер яки ике «4ле» алучы укучыларга тапшырачаклар.

Тышкы яктан көмеш медаль алтынга охшаган, аннан төсе белән генә аерыла. Бер ягында «Укуда аерым уңышлары өчен» дип язылган, уртасында ачык китап, ә аста лавр ботагы сурәтләнгән. Икенче ягында ил гербы төшерелгән һәм «Россия Федерациясе» дигән язу урнашкан.

Көмеш медаль өчен — зәңгәр, ә алтын медаль өчен кызыл тышлык каралган. Тышлыкта, медальдәге кебек үк, Россия гербы сурәтләнгән.

Алтын медальләрне «бик яхшы» билгеләренә генә укыган һәм рус теле һәм математика буенча имтиханнарны уңышлы тапшырган чыгарылыш укучыларына тапшыралар. Сайланган югары уку йортына карап, бердәм дәүләт имтиханнарында алганнарына өстәп, ул 10 балл бирә.

Көмеш медальләр 2014 елда бетерелгән иде. Аларның яңадан торгызылуы турында Кравцов быел май аенда сөйләде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygy-baslygy-komes-medal-ukyrga-kerganda-nica-ball-biruen-anlatty-5872686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев