«Нефтехимик» хоккей клубы Степан Захарчук белән контрактны өзү турында игълан итте
Яңалыклар

«Нефтехимик» хоккей клубы Степан Захарчук белән контрактны өзү турында игълан итте

«Нефтехимик» ХК җитәкчелеге клуб капитаны Степан Захарчук белән килешүне өзгән.

«Хоккейчы Степан Захарчук катнашында юл — транспорт һәлакәтләре турында өстәмә мәгълүматны өйрәнгәннән соң, «Нефтехимик «хоккей клубы хоккейчы белән контрактны өзү турында карар кабул итте», – диелә клубның рәсми сайтында.

Искәртеп узабыз, якшәмбе көнне, 19 гыйнварда, Захарчук, машина белән идарә иткән вакытта, Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан иде. Матбугат чараларында аның рульгә исерек килеш утыру хакында хәбәр таралды.

Фото: vatantat.ru

Чыганак: vatantat.ru


Нет комментариев