Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нижгар Сабан туе мәйданга чакыра

25 июльдә Түбән Новогород шәһәрендә милли бәйрәмебез - Сабан туе уздырыла. Мәйдан каланың 1 Май исемендәге паркында үткәрелә. Сабан туена килүчеләрне парк капкасы каршында гармунчылар каршы алачак. Бәйрәм үзе өч төп урында барачак. Паркның үзәк мәйданында тәм-том, китап сәүдәсе оештырылачак. Шунда ук делегацияләрнең тантаналы үтүе дә каралган. Җирле милли аш-су...

25 июльдә Түбән Новогород шәһәрендә милли бәйрәмебез - Сабан туе уздырыла. Мәйдан каланың 1 Май исемендәге паркында үткәрелә.
Сабан туена килүчеләрне парк капкасы каршында гармунчылар каршы алачак. Бәйрәм үзе өч төп урында барачак. Паркның үзәк мәйданында тәм-том, китап сәүдәсе оештырылачак. Шунда ук делегацияләрнең тантаналы үтүе дә каралган. Җирле милли аш-су осталары әзерләгән ризыкларны да татып кару мөмкинлеге булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.
Игътибарны үзенә тартып торачак икенче урын - сәхнә. Биредә Түбән Новгород өлкәсендәге татар артистлары һәм коллективлары, шулай ук Татарстанның Балык Бистәсе үзешчәннәре һәм республика сәнгать осталары көн дәвамында концерт куячак.
Билгеле инде, күңелле бәйгеләр, ярышлар, Сабан туеның күрке - көрәш паркның Яшел мәйданында узачак. Әлеге мәгълүмат белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте уртаклашты.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев