Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәмегез белән, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре!

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре!Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сез социаль-икътисад үсеше һәм һәр район кешесенең көндәлек тормышы өчен дә бер үк дәрәҗәдә мөһим тармакта эшлисез. Намуслы хезмәтегез, шәхси җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә кешеләрнең уңайлы көнкүреше булдырыла. Эшегез нәтиҗәләрен районыбызга килгән кунаклар да күрә, матур үзгәрешләргә соклана, рәхмәт әйтә. Торак-коммуналь хуҗалыгындагы хезмәтне бу тармак белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телибез. Агымдагы ел да матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп яшәгез.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев