Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Өлкәннәр тормышы сезнең хезмәт белән бәйләнгән”

Узган атнада Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Саба районы клиентларга хезмәт күрсәтү бүлегенең үткән елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Узган 2023 елны идарә үз  эшчәнлеген яңа шартларда башлады: гражданнарга хезмәт күрсәтүне гадиләштерү һәм  социаль ярдәм чараларын тиз арада  рәсмиләштерү максатыннан  Россия Пенсия  һәм социаль иминият фонды берләшеп, Россия Социаль фонды буларак эшләүгә күчте. Хәзер бөтен төр социаль  ярдәм чаралары алу өчен  гражданнарга Россиянең Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Ике мөстәкыйль рәвештә эшчәнлек алып барган дәүләт органы кушылганнан соң  Саба районында Клиентларга хезмәт күрсәтү –  пенсия һәм социаль иминият фондының  бердәм структурасы барлыкка килде.  Биредә  кешенең туганнан башлап, лаеклы ялга чыкканчы үзләренә тиешле төрле ярдәм чаралары– пенсия һәм социаль тәэминат, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе, вакытлыча хезмәткә яраксызлык очракларыннан иминиятләштерү, социаль ярдәм чаралары һәм башка хезмәтләр башкарыла. 

Киңәшмәдә Саба районы  клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Марат Мөгътәсимов иң элек бүлекнең  узган елгы эшчәнлегенә тукталды.

(Дәвамын "Саба таңнары"ның  3 апрель саныннан укырга мөмкин)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев